- тамак
- 1. Бугазның өске (алгы өлеше, үңәч һәм тын юллары башланган урын) 2. Азыкны кабул итүче орган, ашказаны тамак тук 3. күч. Ашау мөмкинлеге; көндәлек азык-төлек тамак ягы начар. Ашау кирәге, ашау хәстәре монда эшче тамак өчен эшли. Ашыйсы килү, аппетит аз ашагач, тамаклары котырып кына калды 4. күч. Үзенә азык кирәк булган гаилә члены яки терлек башы турында гаиләдә биш тамак 5. күч. Елганың башка зуррак елгага кушылган яки күлгә, диңгезгә койган урыны 6. Берәр тирән чокырның – тау тишегенең, шахтаның һ. б. башланган өлеше, авызы. ТАМАК АЛМАСЫ – Бугаз төере. ТАМАК АСТЫ – Бугаз турысына җыелып, асылынып торган ит-май катламы. ТАМАК АЧУ – Ашыйсы килү, ачыгу. ТАМАК БАКАСЫ – Ангина. ТАМАК ТӨБЕ – Тамакның бугаз төере турысындагы стенасы, сүрүе һәм ярылары. II. ТАМАК – диал. Азык-төлек запасы, ашамлык
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.